Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов: «Халыкка тормыш уңайлыклары тудыру өчен тырышабыз»

Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов авылда эшләнелгән эшләр белән таныштырды.

— Безнең җирлек ике авылны берләштерә: Чия башын (Никифорово) һәм Сәртәкне. Гражданнар җыенында ике төп мәсьәлә каралды: 2026 елга үзара салым суммасын билгеләү; үзара салым акчасына башкарылачак эшне барлау. Күпчелек тавыш белән, 2026 елда үзара салым суммасын җан башыннан 500әр сумнан җыярга дигән карарга киленде. Чия башында 180гә якын кеше яши безнең. Шуларның 152се — үзара салым түләүчеләр. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы һфәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, аларның тол хатыннары; I группа инвалидлар; көндезге бүлектә белем алучы студентлар; Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләр, махсус хәрби операциядәгеләр, аларның гаиләләре; күп балалы гаиләләрдәгеләрнең берсе — болар үзара салым түләүдән азат ителә. 

2026 елда үзара салым акчасына Чия башының Карл Маркс урамындагы юлны төзекләндерүне дәвам итәргә җыенабыз. 2025 елда шушы урам юлының 132 метрын тигезләп, вак таш түшәгән идек инде. Авылның ул төп юлын салуга 265 мең үзара салым акчасы керде. Бу үтеп барган елыбызда үзара салымны бер кешедән 500 сумнан җыйган идек. Барлыгы 76 мең сумга тулды. Шушы акчаның 1 сумына 4 сум исәбеннән дәүләттән субсидия бирелде. Үзара салым акчасының 40 меңе урам утларын карауга тотылды. 75 меңе кар чистартуга китте. 2026 елда да алдыбызда шул ук эшләр тора. Үзара салым акчасыннан тыш, уртак көч белән, узган ел Никольский чиркәвенең бер бүлмәсен ремонтладык. Киләсе елда зират өен яңартуда да халык актив катнашыр, дип өметләнәм. Яз җитеп, чүп үләннәр баш калкытуга, юл читләрен дә елның-елында үз көчебез белән чабып, рәткә салып торабыз. Авылны шәһәр белән чагыштырып булмаса да, халыкка тормыш уңайлыклары тудыру өчен, хәлдән килгәнне эшләргә тырышабыз. 

Теләк бер генә: җирлек халкы бер-берсенең динен, йолаларын хөрмәт итеп, бәйрәмнәрне бергә уздырып, бердәм булып яшәсен. Беренче чиратта — тынычлык һәм сәламәтлек. Чия башы егете, 2022 елның көзеннән мобилизация буенча махсус операциядә хәрби бурыч үтәүче Вадим Егоровның сау-сәламәт кайтуын әнисе Мария һәм әтисе Пётр белән бергә, бар авылдашлар да көтә. Махсус хәрби операциядәге егетләргә бөтен илебез халкы, туганнардай бер булып, ничек гуманитар ярдәм күрсәттек, киләчәктә дә Россиядә яшәүчеләр шулай бердәм һәм тату булсын. Татулыкка, бердәмлеккә ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев