Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Никифор Тукмачев Зәйгә багышланган шигыре

Югары Багражда туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Камада гомер итүче Никифор Тукмачевның Зәйгә багышлап язылган бик матур шигыре.

Кайтыр җирем син генә

Зәй яклары каршы ала,
Газизем дип, сөептер.
Кайтмый калмас исән булса,
Җаны түзмәс, диептер.

Уй-хыялымның чиге юк,
Тик чикле гомер генә.
Барыр җирләр, бәлки күптер,
Кайтыр җирем син генә.

Изге җирем, сиңа кайтмый
Кайларга кайтыйм тагын?!
Монда бит яшьлек елларым,
Синдә бит балачагым.

Монда бит ата-бабамның,
Баскан эзләре калган.
Монда бит керсез яшьләрем,
Маңгай тирләрем тамган.

Монда үтте гомеремнең,
Иң хыялый чаклары.
Каршыларга юлга чыга
Кашкатау наратлары.

Монда туды иң сагышлы,
Моңлысы җырларымның.
Дөньядан китсәм дә, кайтып
Моң булып уралырмын.

Моңлы кош булып сайрармын,
Шушы Зәй якларында.
Ләйсән яңгыр булырмын, җир
Сусаган чакларында.

Зәңгәр күктә туктап торса,
Агылмыйча ак болыт,
Мин ул китәлми торырмын,
Кайтып, ак болыт булып.

Җылы кояш нуры булып,
Шушы җиргә кайтырмын.
Сабыйларны йокысынан
Иркәләп уятырмын.

Таң җиле булып сөртермен
Ялгызарның күз яшен.
Җитмштән үтсә дә яшем
Хыяллар белән яшим.

Беркемнән артык түгел мин,
Беркемнән дә ким түгел.
Туган җирем, мин бит синсез
Дөньяда беркем түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев