Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Назаровкада фольклор материалын җыю дәвам итә

Самара өлкәсендәге Назаровка авылы керәшеннәренең мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән «Жив народ - пока жива его культура» проектын гамәлгә ашыру буенча зур эш алып барыла.

Проект белгечләре Белякова Н. М. һәм Костикова Р. Н. фольклор материалын җыю белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр һәм авылның иң өлкән кешеләре Иванова У. С. һәм Данилова А. Г. да кунакта булдылар.
Экспедициянең төп максаты - «тере» традиция һәм аны йөртүчеләр белән танышу, традицион керәшен мәдәниятенең барлык жанрларын аудиога яздыру һәм фотога төшерү.
Җыелган барлык материал кадерләп сакланачак, яшь буынга тапшырылачак, ә иң мөһиме, "Натукай" керәшен халык фольклор ансамбле репертуарына керәчәк һәм җирле халыкның берничә буынын сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев