Нарат Асты авылы зиратында өмә булды
3 августта Сарман районының Наратасты авылы (авылның русча исеме — Нарат-Асты) ирләре һәм хатын-кызлары зиратта өмә үткәрделәр.
Тау итәгендә, җырларда җырлаган Игәнә елгасы ярында урнашкан җыйнак кына Наратасты (авылның русча исеме — Нарат-Асты) авылының үзенеке генә булган матур традицияләреннән берсе — зиратны яздан башлап кара көзгә кадәр карап, тәртипләп тору. «Исәннәрнең — кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», дип элгәреләр белеп әйткән. Бүгенге көнеңне узганнарга ялгап, киләчәккә бару — һәркем өчен мөһим. Кешелек җәмгыятенең акыл, фикер йөртү сәләтен ясалма интеллектка йөкләргә талпынган бер чорда, бигрәк тә! Образлы итеп әйткәндә, акыл, хис, хәтер һәм күңел кулга-кул тотышып барганда гына, кешелек үзен саклап кала алыр. Наратасты халкына боларның барысы да хас, дияр идем. Зираттагы өмәдә төшерелгән фотоларда да бу ачык күренде. Ул фотоларны шәхси архивыннан карендәшебез, Наратастын тулы канлы тормыш белән яшәтү өчен күп көч куйган Сергей Макаров юллады.
Наратастының олы дәдәйләре, ныклы ирләре елның-елында авыл зиратында язгылыкта һәм көзгелектә генә түгел, җәй уртасында да өмә уздыралар. Үз депутатлары, авыл килене Галина Карпова ирләрнең Наратастындагы көндәлек эш-мәшәкатьне хәл итүләрен хуплап, ярдәм итеп тора. Элегрәк авыл өчен кирәкле һәр эштә Марс Егоров, Сергей Макаров, Михаил Данилов үзара киңәш-табыш итеп, оештырып йөрделәр. Ә хәзер авыл дилбегәсе, акрынлап, яшьрәк буын кулына күчеп бара. 3 августта Наратасты зиратындагы өмәне оештыручыларның берсе Анатолий Ямашев булса, икенчесе — Алексей Лабашов. Алар, һәрвакыттагыча, өлкән дәдәйләре белән киңәшеп, алдан өмә көнен билгеләгәннәр. Эш коралларын барлаганнар.

Бу булдыклы ирләр белән беррәттән, Сергей Демьянович сүзләре белән әйткәндә, уртак эштә бүрәнәнең авыр башынан күтәрүчеләр — Юрий Кузнецов һәм Валентин Тихонов. Авыл кияве Михаил Пятибратов та, ишетүгә үк, үлән чапкычын күтәреп килеп җиткән. Бертуганнар Федор һәм Михаил Карповларның эшне җиренә җиткереп, батырып эшләүләре бар авылга билгеле инде. Монда да алар ару-талуны белмичә, зират печәнен чапканнар. Өмәчеләр арасында Наратастының хөрмәтле кешесе Илья Макаров та булган. 77 яшьлек Илҗә дәдәй өмәгә Чаллы шәһәреннән үк кайткан. Гомер буе энергетика тармагында эшләгән хөрмәтле кеше ул. Әле хәзер дә производстводан аерылмаган, хезмәтен дәвам итә.
— Кирилл дәдәй Лабашов та, өмәгә туры китереп, Чаллыдан кайтты. 91 яшьлек Кирилл Алексеевичның эш бияләйләре киеп, безнең арада йөрүе генә дә ни тора?! Марс Егоров та таягына таянып килеп җитте. Сәламәтлеге какшаса да, тыныч күңел белән өйдә ята торган кеше түгел ул безнең. Марс Федоровичның акыллы киңәшләренә барыбыз да колак сала — безнең буын да, яшьләр дә. Өлкән буыннан башка эш бармый. Әле хатын-кызлар да өмәдә катнашты. Хезмәт юлын, туры мәгънәсендә, юлда, машина рулендә йөреп уздырган Екатерина Данилова һәм җиңгәбез — Мөслим ягындагы Яңа Усы авылы кызы Валентина чабылган үләннәрне җыештырырга булыштылар. Көзгә кадәр авыл зираты чистартып, матурланып калды. Өмәдә катнашкан барлык кешегә авылдашлар рәхмәтле, — дип сөйләде Сергей Демьянович.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев