Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Музейда Питрәч ягы батыры Валерий Фадеев турында сөйләштеләр

Питрәч районы музеенда Президентның мәдәни инициативалар фондының «Һәркемне исемләп искә алабыз» грантын тормышка ашыру кысаларында чираттагы очрашу булып узган.

Питрәч районы музеенда Президентның мәдәни инициативалар фондының «Һәркемне исемләп искә алабыз» грантын тормышка ашыру кысаларында чираттагы очрашу булып узган.

Хәрби операциядә һәлак булган Валерий Фадеевның класс җитәкчесе Нина Николаевна Никитина белән аралаштык.

Валерий тыныч, ябык гәүдәле, таләпчән һәм бик тырыш яхшы укучы булган, дүртле һәм бишле билгеләренә укыган. Валерий Павлович бик яхшы гаиләдән, әти-әнисе бәләкәйдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Ул математиканы һәм физкультураны бик яраткан. Мәктәптән үк үзен хәрби һөнәргә әзерләгән. Керәшен Сәрдәсе авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Валерий Казан Артиллерия училищесына укырга кергән. Соңрак Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, сирәк кайта торган булган.

Нина Николаевнага иң истә калганы – аның классыннан 10 малай, шул исәптән Валера, җирле клуб сәхнәсендә җыр башкарган вакытны искә алды. (ул вакытта мәктәп клубларда концертлар куя торган булган һәм һәр класска номерлар әзерләргә биргәннәр).

«Әле дә бу күренеш күз алдымда тора», – дип уртаклаша Нина Николаевна.

Валерийның әти-әнисе инде исән түгел. Ә үзе Керәшен Сәрдәсе авылы зиратында җирләнгән. Аның туган тутасы калган. Мондый очрашулар геройлар турындагы хәтерне сакларга һәм яшь буыннарга безнең яклаучыларыбыз турындагы кыйммәтләрне тапшырырга ярдәм итә.

Фото:Питрәч Туган якны өйрәнү музее фондыннан,

А. Альмиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев