Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мөслимнән Роза Маракина: «Әти безне кызлар дип тормады, бар эшкә дә өйрәтте»

Роза Маракина үзенең 72 яшен тутырган әтисе Иван Тимашов турында күңелендә булган җылы хисләрен язды.

Безнең гаиләдә әтинең роле бик зур булды. Әнием һәрвакыт безгә, ике кызга, әтиебезнең фикерен сорарга, аның ризалыгын алырга өйрәтте. Әти безне бар эшкә дә өйрәтте, «Сез минем кызларым да, улларым да», дип әйтә иде. Печән әйләндерүдән алып, сарык йонын алуга, бакчада эшләүгә кадәр, без барлык авыр эшләрне дә бергәләп башкардык. Хәтта 10-11 класста укыганда мин тракторчы һөнәрен үзләштереп, права да алдым.

Без барыбыз бергәләшеп тәмле ризыклар пешеререп, әтине сыйларга ярата идек: дурычмак, кәбестә пирогы, бишбармак, коймак. Бер өстәл артында җыелышып утырып, бергәләп ашау күңелле иде. Хәзер ул вакытларны сагынып искә алам.

Әтиебез колхозда 5 ел чылбырлы тракторда, аннан соң «Сельхозхимия» оешмасында 26 ел көпчәкле тракторда эшләде. Ул һәрвакыт: «Хезмәт – әйбәт тәрбия ул», «Үзегез өчен эшлисез, киләчәктә дөнья сезгә каласы», дип әйтә иде.

Гаиләдә ир-атның һәм бала тәрбияләүдә әти кешенең роле бик зур.

Үземнең кызым Настя әтисе белән балачактан ук бергә, «бер фикердә» булдылар. Әтисе белән бергә фильмнар карарга, төрле уеннар уйнарга, рәсем ясарга, пазл җыярга, хәтта эт-песиләрне тәрбияләргә яраталар. Әтисе мәктәпкә ата-аналар җыелышларына гел барды, чөнки мин гел эштә идем. Мин иншалар язарга, тел-әдәбият, география, тарихтан булышсам, калган фәннәр әтисенеке иде. Алар хәзер дә икәү серләшеп миңа сюрпризлар ясыйлар.

Кызыбыз әтисен «һәрвакыт позитив, 32 тешен күрсәтеп елмаючы, балачактан ук төрле уеннар уйнарга өйрәтүче, тиешле киңәшләрен бирүче, тәрбияле, акыллы кеше" дип тасвирлый. Ул шулай ук: «Кемдер әти-әнисеннән куркып тора, ә мин сезнең белән дуслар кебек сөйләшәм, шул ук вакытта хөрмәт итәм, яратам да. Аңлаешып яшәгәч, бик рәхәт», дип өсти.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев