Мошенниклар яңа схема уйлап тапканнар
Хәбәрләр

Мошенниклар яңа схема уйлап тапканнар

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсенең Telegram-каналында хәбәр итәләр.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр үзләрен укытучылар дип атап, электрон журналны яңарту сылтавы белән ата-аналарга шалтыраталар, моның өчен балаларга юлланган смс-хәбәрдәге кодны әйтүләрен сорыйлар. 

— Раслау коды «Госуслуги» порталында гражданинның аккаунтына керү мөмкинлеген торгызу һәм алга таба хокукка каршы эшчәнлек өчен кулланыла, — диләр Эчке эшләр министрлыгында. 

Җинаятьчеләр шалтырату вакытында уку йортлары хезмәткәрләренең чын исемнәрен атарга, шулай ук дипфейкалар ясарга яки алыштырылган номерларны кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтелә. Ата-аналарга мәгълүматны дөрес элемтә каналлары буенча тикшерергә һәм мәктәп хезмәткәрләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Шәһри Казан


Нет комментариев