Менделеевск районының Монай авылы мәдәният йортында «Менделеев Аланы» балалар лагере балалары өчен маскировка челтәрләре үрү буенча мастер – класс үтте
Мастер-классны китапханәче Н.В.Әхмәтова «Өй җылысы» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Л.Н.Манина белән берлектә үткәрделәр.
«Очрашу барышында балалар хаки төсендәге флаглар белән таныштылар, «Галстук»үрү техникасы үзләштерелде. Маскировка челтәрен үрү – бик җентекле эш-аның, һәр ячейкасына җылылык кушып үрелә. Шуңа күрә, мондый саклану теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак булыр. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең маскировка челтәрләренә ихтыяҗы бик югары”, – дип сөйләде Монай авылы клуб җитәкчесе Надежда Бакаева.
Нет комментариев