Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Монай авылында өмә узды

Менделеевскиның Монай авылында санитар-экологик ике айлыкта катнашып, өмә ясадылар.

«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында, рәсми рәвештә санитар-экологик ике айлык башланып китте. Монай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашып, кыштан калган карны һәм чүп-чарны чистарту эшенә керештеләр. Бу ике айлык - табигатьне саклау, тирә-юньне чиста тоту һәм яшәү урыннарыбызны матурлау буенча уртак хәрәкәт. Район хакимияте, җирле үзидарә органнары, оешмалар, уку йортлары, мәктәпләр һәм, әлбәттә, актив гражданнар бу мөһим чарада катнаша.

Авыл җирлекләре дә бу эшкә кушылды.

«Монай авыл мәдәният йорты алдында да эш җитәрлек иде. Һава торышының уңай булуыннан файдаланып, хезмәткәрләр кыш буе җыелган карны, юл читләренә, агач төбенә тупланган чүп-чарны җыештыруга тотындылар. Бу - бары тик бер авылда гына барган эш дип уйларга кирәкми. Чөнки «Экологик иминлек» - ул гомуми максат, һәркемнең үз өлешен кертәсе килә торган зур проект», – диделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Надежда Бакаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев