Монай авылы мәдәният хезмәткәрләре Икмәк көнен билгеләп үткәннәр
Икмәк – дөньяда иң популяр ризыкларның берсе, ансыз, мөгаен, безнең бер көнебез дә узмыйдыр.
Шуңа күрә аның үз бәйрәме булуы гаҗәп түгел. Бөтендөнья икмәк көне 16 октябрьдә билгеләп үтелә.
Бу уңайдан, Менделеевскиның Монай авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк – иң төп ризык» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәргәннәр. Анда катнашучылар икмәк тарихы һәм һәр йортта өстәлдә икмәк булсын өчен өлкәннәрнең тырышлыклары турында белгәннәр.
«Өстәлдә төп урынны тоз белән икмәк алды. Элгәредән икмәк белән тоз мул табын, кунакчыллык, җылылык символы саналган. һәр йолада диярлек, «Икмәк һәм тоз» дигән изге сүзләрне әйткәннәр. Без дә кунакларны кунакчыллык традицияләрен – икмәк һәм тоз белән каршы алдык», – дип сөйләде Монай авылы клубының сәнгать җитәкчесе Любовь Калягина.
Любовь Калягина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев