«Могҗизалар илендә» – Керәшен-Сәрдәсендә күңелле бәйрәм
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелеп тора.
Шушы көннәрдә генә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар, үсмерләр һәм теләге булган һәркем өчен "Могҗизалар илендә" дип исемләнгән мавыктыргыч тамаша оештырдылар.
Якты һәм күңелле җәйнең соңгы ае да килеп җитте. Балаларның яллары бетеп, озакламый мәктәптә укулар башлана.
Бәйрәмгә килгән кунаклар өчен йомшак пластилиннан әвәләү һәм сәнгать остаханәләре эшләде. Балалар биредә бик теләп төрле-төрле матур фигуралар һәм рәсемнәр ясап, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бу көн һәркемгә күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте!
Фото: Евдокия Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев