Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Минзәләдән Пелагия Казакова үзенең 102 яшен билгеләп үтте

Бөек Ватан сугышы ветераны Пелагия Васильевна 1923 елның 20 ноябрендә Минзәлә районының Мәлкән авылында туган.

Унбер яше тулгач, аларның гаиләсе Минзәләгә күченә. Вахитов исемендәге мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Юллама буенча Хуҗамәт.мәктәбендә эшли башлый.

1942 елның январенда Мәскәүгә китә, чит телләр институтына укырга, анда ике ай укый. Аннары рус теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларына Алабуга шәһәренә юнәлә.
1942 елның октябреннән 12 декабренә кадәр Мәлкән авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

19 декабрьдә ул үз теләге белән фронтка китә. Пелагия Васильевнаның бөтен хәрби хезмәте тимер юл белән бәйле була. Румыниядә ул күперләрне саклауда катнаша, ә 1945 елда аларның дивизиясен Венгриягә күчерәләр. Шунда ул Җиңү көнен каршылый.

1945 елның июнендә туган шәһәренә әйләнеп кайта. 1948 елда кияүгә чыга. 62нче номерлы балалар йортында мөдир булып эшләгәннән соң, һөнәрен үзгәртә. Минзәлә дәүләт тәэминатында, өлкән бухгалтер;  "Кызыл Металлист" сәнәгать артеле, исәпче-кассир; "Главкинопрокат" бүлегендә, бухгалтер; район кулланучылар җәмгыятендә, картотекачы; район РОНОсында бухгалтер; ДОСААФта – бухгалтер; авыл хуҗалыгы профсоюз комитетында баш бухгалтер булып эшли.

Пелагия Васильевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары бар.


 

Фото: Мензелинск news - Мензеля онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев