Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры ничек язылган

“Мин яратам сине, Татарстан” телемарафонында композитор, карендәшебез Роберт Андреев бу җырның тарихы, аңа ничек көй язуы турында сөйләде.

Татарстанда бердәм сайлау көне булган 14 сентябрьдә ТНВ студиясендә телемарафон уздырылды. Аның максаты – телевизор тапшыруларын караучыларга Татарстан ирешкән казанышлар, республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр, алдынгы кешеләр белән таныштыру. Шуның белән беррәттән, Татарстанда төрле милләтләр арасында дуслыкны, бердәмлекне ныгыту.

Телемарафонның исеме узган гасыр азагында, үзгәреш җилләре дулкынында туган “Мин яратам сине, Татарстан” җырыннан алынган. Ул җырның авторлары – композитор Роберт Андреев һәм Әлмәт шагыйре Роберт Рәкыйпов.

Телемарафонда Роберт Андреев: “1990 еллар... Патриотик хисләр белән йөргән вакыт. 1990 елның 30 августында мөстәкыйльлек турында декларация кабул ителде. Ул көнне, шундый патриотик рух белән йөргәндә, кулыма Роберт Рәкыйповның шигырьләр җыентыгын алып, “Мин яратам сине, Татарстан” шигырен укыдым да, аңа гашыйк булдым. Табигатең, горур, хезмәт сөючән халкың, Җәлилләрең, Тукайларың өчен яратам дигән сүзләр миңа шундый зур тәэсир ясады. Шуннан соң әлеге көй үзеннән-үзе язылды, ул горурлык хисе белән туды”, – дип сөйләде.

Сарман районындагы Баткак керәшене, хәзерге көндә Зәй районының Бухарай авылында яшәүче, Әлмәт шәһәренең милли мәдәни үзәгендәге “Яшьлек” ансамбленә йөрүче Роберт Андреев дистәләрчә җырлар иҗат иткән. Ул көй язган “Су буенда кыяк үлән”, “Яшьлекне сагыну”, “Кызара инде миләшләр” “Шаулый урман”, “Биш алма” кебек җырлар халык арасында тиз таралган. Ә шулай да аңа дан китергәне – “Мин яратам сине, Татарстан”. Ул җыр авторлары, республиканың ул вакыттагы президенты Минтимер Шәймиев указы белән, 2008 елны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булалар.

Роберт Андреев 1991 елны Рига шәһәрендәге Сабантуйда башкарган бу җыр ике дистә елдан, төгәле 2022 елдан бар дөньяда яңгырый башлый. Аны Америка, Европа, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Урта Азиядә дә беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев