Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Менделеевскидан Валентина Мамаковага Мактау грамотасы бирелде

Пенсионерлар берлегенең Менделеевск җирле бүлеге председателе Валентина Мамакова Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Карендәшебезгә бу бүләк Россия пенсионерлар берлеге төбәк бүлегенең Татарстан милли китапханәсендә узган юбилей фәнни-гамәли конференциясендә бирелде. Конференция пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге оештырылуга 20 ел тулу уңаенан уздырылды.

Валентина Викторовна Мактау грамотасына актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы һәм «көмеш яшьтәге» гражданнарның хокукларын яклауга керткән зур өлеше өчен лаек булды.

Конференциядә узган еллардагы эшкә нәтиҗә ясалды, өлкән буын гражданнарының активлыгын тәэмин итүдәге уңышлар аерым билгеләп үтелде. Шул узган ике дистә елда пенсионерлар берлеге өлкәннәр өчен аралашу, иҗат итү һәм яңа белем үзләштерү өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Өлкәннәргә белем алу, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлекләре бирә торган «Өченче буын университеты»ның үсешенә зур игътибар бирелә.

«Безнең пенсионерлар — Татарстанда иң активларның берсе. Районыбызда «Өченче буын университеты» факультетларының 25 төркеме эшли. Ул республикабызда, хәтта зур шәһәрләр белән чагыштырганда да бу төр университетларның иң зуры. Шулай ук, пенсионерлар берлегенең «көмеш яшьтәге»ләрне берләштергән беренчел оешмалары һәм клублары да уңышлы эшли», — дип үз уңышалры турында сөйләде Валентина Викторовна.

Р. Иштанова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев