«Медтехника» генераль директоры Геннадий Муллинга халыкара совет офицерлары союзының Рәхмәт хаты тапшырылды
Карендәшебез, Келәтле авылы егете Геннадий Николаевич бу олы бүләккә үзара хезмәттәшлек, спонсорлык ярдәме күрсәтүе өчен лаек булды.
Совет офицерлары союзының үзәк советы председателе, авиация генерал-лейтенанты Геннадий Бенов имзасы куелган Рәхмәт хаты карендәшебезгә актив гражданлык позициясе, патриотлыгы һәм төбәк оешмасы белән ныклы хезмәттәшлеге өчен бирелгән. Хатта "Совет офицерлары союзы«ның Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасына караган Түбән Кама шәһәре бүлегенә Геннадий Николаевичның һәрьяклы ярдәме, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы подразделениеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә керткән хезмәте бәяләп бетергесез булуы турында язылган.
Заманында хәрби техника йөртүчесе-радиотелефонист буларак эчке гаскәрләрдә сроклы хәрби хезмәт үткән Геннадий Муллинга Рәхмәт хатын офицерлар союзының Түбән Кама җитәкчесе, эчке гаскәрләр ветераны подполковник Сәмигулла Абдуллин, бүлек комиссары, карендәшләребез — майор Валерий Филиппов һәм бүлекнең матубгат хезмәткәре, запастагы өлкән лейтенант Виктор Шадрин тапшырды.
Рәхмәте хаты белән беррәттән, Геннадий Николаевичка Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале дә бирелде. Шулай ук, аңа «Правда» газетасының тарихи саны (1945 елның 10 мае) күчермәсен дә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев