Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ипотека ярдәме программасы 2026 елда старт алырга мөмкин
Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков Петербург халыкара икътисади форумы кырларында РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.
Анатолий Аксаков хәбәр итүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучы егет-кызларга ипотека ярдәме мәсьәләсе каралсын өчен Президент йөкләмәсе бар. Хәзер мәсьәлә өйрәнелә. Инициативаны гамәлгә ашыру өчен, бюджетта процент ставкаларын субсидияләүгә акча кирәк.
«Бюджет процессы барыбер календарь елы белән бәйле булганга күрә, быел, һәрхәлдә, программа эшләтеп җибәрелмәячәк. Ул уйланылган, әзерләнгән, исәпләнгән булырга тиеш. Һәм киләсе елдан мондый юнәлешнең эшләтеп җибәрелүе дә бик ихтимал», — дип өстәде депутат.
Ул шулай ук программаның Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургка таралмаячагын ачыклады.
«Безгә барыбер халыкның үзәк шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен ил буйлап таралуы мөһим», — дип ассызыклады Аксаков.
Аның сүзләренчә, СВО катнашучылары өчен ипотека буенча ставка әлегә фикер алышу стадиясендә һәм дәүләтнең финанс мөмкинлекләренә бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев