Мәскәү һәм Бөтен Россия Патриархы Кирилл Казанда литургия уздырды
21 июльдә Казанда, Алла Анасы Изге Мариянең Казанская тәресе табылу көне уңаеннан, зур бәйрәм чаралары узды. Бу көнне, 1579 елдан бирле традиция буенча, могҗизалы тәрене табуга багышланган келәүләр үткәрелә.
Иртән Казан Кремленең Благовещение соборында Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, шулай ук, Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил җитәкчелегендә бәйрәм келәве уздырылды. Анда архипастырьлар, Казан епархиясе священниклары, Казан халкы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән паломниклар катнашты.
Келәүдән соң, Алла Анасы Изге Мариянең Казан тәресе күчермәсен күтәреп, халык Бөтенроссия патриархы Кирилл һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкчелегендә, Казанның тарихи үзәгендә традицион тәре йөрешенә чыкты. Казан Кремленең Благовещение соборында башланган тәре йөреше Казан Богородица монастыренда тәмамланды.

Литургия Казан Богородица монастыре соборында, патриарх Кирилл җитәкчелегендә узды. Патриарх келәүгә җыелган халыкны сәламләп:
«Ходай безгә бу тормышта барысын да бирә, без мәхәббәт белән җавап кайтарырга, яхшылык эшләргә тиешбез. Яхшы кешеләр ярдәмендә чиркәүләр торгызыла, ә без сезнең белән иман әйтеп, аларга яхшы теләк телик. Бездә булган бар нәрсә – Алла бүләге. Аны без кадерләп, гомер буена алып барырга һәм, Аллага әйләнеп кайткач, ул бүләкне сафлык, дөреслек һәм камиллек белән Аллага кайтарырга тиешбез», – диде.
Келәүгә җыелган православие динендәгеләр Ватаныбызга иминлек, илебез халкына сәламәтлек сорап, бәйрәмнең традицион йолаларын үтәделәр.

Татарстан митрополиты Кирилл бәхиллеге белән, бу көнне СВОда катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм җыю оештырылды.
Дәүләт-чиркәү мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен, патриарх Кирилл Татарстан Рәисе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка беренче дәрәҗә Дан һәм намус ордены тапшырды.
«Мондый югары бүләк өчен рәхмәт сезгә. Ул минеке генә түгел, ә бөтен республиканыкы. Без «Россия – ислам дөньясы» форумында сезнең чыгышны һәм «дөньяны православие һәм ислам союзы коткара ала», – дигән сүзләрегезне хәтерлибез. Бүген бу сүзләр илебез үрнәгендә расланган девиз буларак яңгырый. Монда сезнең аерым роль бар һәм без аны тирән ихтирам итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов Патриархка мөрәҗәгать итеп.
Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кириллның Казанга дүртенче килүе. Беренчесендә – Казан соборына нигез салырга, икенче юлы аны аруландырырга килде. Өченчесендә ул 2023 елның маенда уздырылган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, Казан соборында литургия үткәргән иде. Бу юлы патриархны аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук, священниклар каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев