Машина йөртүчеләр өчен яңалык
Хәбәрләр

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Автомобиль йөртү хокукы бирә торган «права»дан файдалану вакыты автомат рәвештә озайтылачак.

Автомобиль йөртү хокукы бирә торган «права»дан файдалану вакыты 2025 елда чыкса, ул автомат рәвештә, тагын 3 елга озайтыла. «Права»ның вакытын озайттыру өчен ГИБДДга барып йөрергә кирәк булмый. Бу төр таныклыкны яңасына алмаштыру яки үзгәрешләр кертү таләп ителми.

Ә андый «права»лар бары тик 2028 елда гына яңаларына алмаштырылачак.


Нет комментариев