Машина йөртү таныклыгы алу пошлинасын 2 тапкырга арттырырга планшлаштырыла
Хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгы алу пошлинасын 2 тапкырга арттырырга планшлаштырыла

Финанс министрлыгы 2025 елның сентябреннән автомобильчеләргә машина йөртү таныклыгы алу пошлинасын — 2 тапкырга, ә транспорт чарасы паспорты пошлинасын 1,5 тапкырга арттырырга планлаштыра.

Төзәтмәләр нигезендә, иске үрнәктәге таныклык өчен — 4 мең сум, яңа таныклык өчен — 6 мең сум түләргә кирәк булачак. Халыкара таныклык алу да кыйммәтләнергә мөмкин — 1,6 меңнән 3,2 мең сумга кадәр. 

Закон проекты нигезендә, автомобильгә дәүләт номерлары биргән өчен дәүләт пошлинасы 2 меңнән 3 мең сумга кадәр артачак, прицепларга һәм мотоциклларга теркәү билгеләре өчен — 1,5 мең сумнан 2,25 мең сумга чаклы. Транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турындагы таныклык 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

Шәһри Казан


Нет комментариев