Марина Карпова: «Миндә зирәклек зур, диләр, дөрестер, мөгаен»
Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова үзенә нинди сыйфатлар хас икәнлеген дә әйтте һәм үткән ел нәтиҗәләре белән таныштырды.
– Елан елында туганмын. Миндә зирәклек зур, диләр, дөрестер, мөгаен.
Безнең гомеребез төрле сынаулардан тора. Кыенлыклары, уңышлары да була. Нинди генә очракта да кешелеклегебезне саклап калу, иң мөһиме, минемчә.
Минем өчен үтеп киткән Елан елы уңышлы булды – ике тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, концертлар куйдык. Дәүләт бүләгенә – Татарстан республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булдым. Улым Кузьма белән Россия дәүләт думасында, Мәскәүдә чыгыш ясавымны да бәхеткә саныйм.
Татарстанда гына түгел, Малайзиядә, Гарәп Әмирлегендә һәм Маврикий утравында тантаналы чараларда катнаштым.
Иң мөһиме, югалтуларсыз узды бу ел. Маймыл, Елан, Ат елымы мин һәрвакыт яхшылыкка өметләнәм һәм ышанам, барысы да әйбәт булыр. Яңа елда изге ниятләр һәм какшамас иман телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев