Мария Яковлева: «Кыш бабай биргән алкалар балачакның тылсымлы дөньясына алып кайта»
Әти-әниләр заманында бүләк сорау гадәте булмаган. Әмма бездән олыраклар арасында кечкенә чакларында Кыш бабайга бер генә тапкыр булса да хат язмаган кеше юктыр.
Мария ЯКОВЛЕВА, Кукмара районының Поршур авылы:
— Кечкенә вакытта Кыш Бабайга хат язуны һәм аның бүләкләр алып килүен көтеп ала идем. Һәр Яңа ел алдыннан, күңелдә бер серле өмет уяна, могҗиза буласына чын күңелдән ышана башлыйсың.
Колакларымны яңа гына тиштергән чак. Матур алкалар киеп йөрисем килә. Нәкъ менә шул вакытта, Кыш Бабайдан нәни генә алтын алкалар сорап хат яздым. Хатка алка рәсеме дә ясадым. Ниһаять, озак көткән Яңа ел иртәсе җитте. Чыршы астында күземә чалынган матур тартмачыкны күргәч, шатлыгымның чиге булмады. Анда, чыннан да, алтын алкалар ята иде. Тизрәк аларны киеп карарга ашыктым, көзге каршында әйләнеп-әйләнеп карадым. Ләкин бу шатлыкка берникадәр гаҗәпләнү дә кушылды, чөнки Кыш Бабай алкаларны миңа гына түгел, ә апама да алып килгән иде. Шулчак бик аптырадым. «Ул бит Кыш Бабайга хат язмады. Ни өчен аңа да бүләк алып килгән соң?» — дигән сорау борчыды. Әлеге вакыйга миңа Кыш Бабайның барлык балаларга да бердәй игътибарлы булуын күрсәтте.
Ул көнне алган алкалар һәм апам белән уртаклашкан шатлык — Кыш Бабайның иң матур һәм онытылмас бүләкләре булып йөрәгемдә саклана. Алар мине һәрвакыт балачакның тылсымлы дөньясына алып кайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев