Марафончы Евдокия Толстоводан эремчек пирогы рецепты
Керәшеннәрдә табын түрен балан, эремчек, кара җимеш, сары җимеш, шомырт пироклары бизи. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Евдокия Толстого үзе яратып пешерә торган эремчек пирәмәченең рецепты белән уртаклашты.
Мин бүген гаиләмне эремчек пирогы белән сыйлыйм әле. Авызда эри торган булып чыга бу пирог. Пешереп карагыз әле.
Камыр өчен кирәк: 200 гр ак май (сливочное масло), 100 гр шикәр комы,1 күкәй, бераз гына тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) яки 0,5 чәй калагы сода, 250 гр он
Эчлек өчен кирәк: 350 гр чамасы кибет каймагы (сметана), 200 гр эремчек, 150 гр шикәр комы, 4-5 күкәй, 2мандарин яки мармелад.
Эш барышы: йомшак май белән шикәр комын уабыз. Шуңа он, тоз, камыр көпшәкләндергеч кушып, валчык хәленә килгән камыр ясыйбыз. Ахырдан 1 күкәй кушып, камыр басабыз. Камырны 30 минут суыткычка куеп торабыз. Таба төбен майлап, кул белән генә камырны җәябез. Барлык ингредиентларны кушып болгаткан эчлекне камыр өстенә җәябез. Мандарин яки мармелад белән бизәк ясыйбыз. Камырның кырыйларын узорлап тигезләп чыгабыз, һәм 10 минуттан духовкага куябыз.
Ашларыгыз тәмле булсын. Милли ашларыбыз табыныбыз түрендә бергә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев