Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Марафончы Елена Даниловадан керәшен ризыклары: «Вак бөккән», «Бәрәңге пирәмәче», «Шишәрә»

Керәшенчә марафонда катнашкан, Казананн Елена Данилова үзләре яратып пешерә торган керәшен ризыклары турында язды.

Вак бөккәннәр.
Төче камыр өчен: ак май, сыек май, тоз, әз генә сода, кирәгенчә он.
Эчлек: пешкән дөге, йөзем җимеше(юылган, суда бүрттерелгән), ак май, әзрәк шикәр комы. Камырны басып, ял иттергәннән соң, җәеп кечкенә түгәрәкләргә кисәбез. Эченә әзер эчлекне салып, матурлап бөгәбез. Әзер бөккәннәрне табага тезеп, духовкада, пичтә пешерәбез.

Бәрәңге пирәмәче.
Төче камыр — җәелгән, кырыйлары бөгелгән. Табага салыабыз. Өстенә бәрәңге боламыгын җәелә. Калынлыгы ничек ошый, шулай җәясе. Аның өстенә күкәйне болгатып сылыйсы.

Шишәрә.
Калган төче камырдан да пешерергә була. Хәтерлим әни белән әбинең, язылган май суына тоз, шикәр комы, күкәй, сода кушып камыр басканнарын. Калынрак итеп җәяләр иде дә, өчпочмаклап кисеп пешерәләр иде. Чәй эчәргә менә дигән печенье иде ул заманында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев