Мамадыштан тәрбияче Римма Кузнецова балалар белән батырлык турында әңгәмә уздырган
Балалар бакчасында да хәрби операциядә катнашучы егетләребезне онытмыйлар.
Мамадыш районының «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Римма Кузнецова сөйләвенчә, балалар белән тынычлык турындагы әңгәмәләр еш оештырыла.
«Безнең бакчада 7 баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларның батырлыгын онытмыйбыз, хөрмәт күрсәтәбез. Зур стенд ясадык, төркемебездә аларга багышланган почмак булдырдык. Районкүләм «Душица от души нашим солдатам» акциядә катнаштык, гуманитар ярдәм жыюда да актив эшлибез. Һәр душәмбе балалар белән гимн тыңлыйбыз», — дип сөйләде Римма Кузнецова.

Бу почмакта егетләрнең фотолары, аларның хәрби хезмәте турында мәгълүматлар, балаларның аларга язган хатлары һәм ясаган рәсемнәре урын алган.

Римма Кузнецова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев