Мамадыштан бертуган Алина һәм Лиана Антоновалар Россиякүләм олимпиадада призер булдылар
Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә узган Россиякүләм олимпиадада Мамадыштан керәшен кызлары да катнашты.
Мәктәп укучыларының физкультура буенча Россиякүләм олимпиадасына Татарстан җыелма командасы барган. Андагы 34 баланың икесе – Мамадыш шәһәреннән. Алар – 4нче мәктәпнең 8нче класс укучылары, игезәк Лиана һәм Алина Антоновалар.
«Лиана һәм Алина сәнгать мәктәбенең бию классын кызыл дипломга тәмамладылар. Вероника туталары кебек үк, икесе дә спорт белән шөгыльләнәләр. Алина мондый ярышларда инде икенче мәртәбә катнаша, ә Лиананың әле беренче генә баруы. Безнең Мамадыштан олимпиадага барган балаларның 4се дә 4нче мәктәптә белем алалар, 4се дә призер булып кайтты. Тренерлары, физкультура укытучысы Илдар Мөхәммәтҗановка рәхмәт, балаларыбыз белән ныклап шөгыльләнә, аларны ярышларга әзерли. Укучылары олимпиадада ел саен призер булып кайта», – дип сөйләде кызларның әнисе Венера Антонова.
Шунсын да әйтергә кирәк, Антоноваларның уртанчы кызлары Вероника да мәктәптә укыганда Казанда җиңеп, Курск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Ульяновск шәһәрләрендә узган Россиякүләм олимпиадаларда 4 тапкыр призер булган иде. Бу юлы ул Татарстан җыелма командасын озата барган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев