Мамадыш районының Колышчы авылында Мулимун бәйрәме 31 майда узачак
Керәшеннәрдәге җәйге җыеннарның беренчесе булган Мулимун – «молебен» сүзеннән алынган.
Мамадыш районындагы Колышчы авылы керәшеннәре үзләренең иң беренче җәйге бәйрәмнәреннән берсе булган Мулимунны быел 31 майда билгеләп үтәчәкләр. Ул Тройсынга бер атна кала уздырыла.Элек Мулимун бәйрәме өч көн булган. Беренчесе – каршылау көне, ул көнне тирә-яктан туган-тумача җыелган. Икенчесе – зиратка бару. Иртәнге якта зиратка поп килеп, һәр ыруга укып йөргән. Өченчесе – кунакларны озату.
Иртәнге 8:00 дә бәйрәм келәү булачак. Язык әйтеп, өлеш алучылар да күп була бу көнне. Кичке якта, мәйданда җыенга да әзерләнәләр. Бәйрәмгә район-шәһәрләрдән дә кайтучы авылдашлар бу көнне Авыл көне буларак та уздыра. Авылдашлар кайта, очрашу-күрешү көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев