Әлеге медальне Донбаска гуманитар ярдәм илткән Фәнил Гыйззәтуллин аша җибәргәннәр.
«СВОга ярдәм өчен» («За содействие СВО») медален хәрби частьлардан берсенең командирлары биреп җибәргән. Вадим Никитин үзенә шундый зур хөрмәт күрсәтелгәне өчен рәхмәт белдергән, әмма аны шәхси бүләк буларак кабул итмәгән.
«Бу – бөтен районның, анда яшәүче һәркемнең махсус хәрби хезмәттәгеләргә ярдәме, тырышлыгы өчен бирелгән олы бүләк. Мин аны бөтен районыбыз халкы өчен дип кабул итәм», – дип белдергән Вадим Ильич.
Нет комментариев