Участоктагы җитәкче Рәмис Зәйнуллин укучыларга уңыш җыюның ничек баруы турында сөйләде.
Кайбыч районындагы Мәлки мәктәбенең башлангыч класс укучылары мәктәп янындагы кырда булып, рапс уру процессын үз күзләре белән күрделәр.
Балаларны участоктагы җитәкче Рәмис Зәйнуллин бик җылы каршы алды. Ул укучыларга уңыш җыюның ничек баруы, бу культураның әһәмиятен аңлатты. Аннан май, терлек азыгы һәм экологик ягулык ясаулары турында әйтеп үтте, Балалар белгечне сулышларын алмыйча тыңладылар һәм дистәләгән сорау бирделәр, һәрбер сорауга аңлаешлы җавап алдылар.
Балаларның күз алдында гына «Тукано» комбайннары эшләде — алар рапс җыйды, аннары аны тракторга бушатты, ә аннан уңыш КамАЗларга төялеп озатылды.
Балалар өчен иң дулкынландыргыч мизгел булып шоферларның һәм комбайнчыларның яшь кунакларга сәлам юллавы — сигнал биреп исәнләшүе булды. Укучылар шатланып көлделәр һәм җавап итеп кул болгадылар, үзләрен зур хезмәт көненең бер өлеше итеп тойдылар.
Күп кенә укучылар өчен бу кырдагы беренче экскурсия иде. Хәзер алар һәр ризык артында нинди зур хезмәт ятуын һәм авыл хуҗалыгы техникасының нинди төгәллек белән эшләвен беләләр. Мәктәп коллективы Р.әмис Зәйнуллинга һәм участоктагы бөтен командага җылы кабул итүләре, үсеп килүче буынга авыл хезмәтенең гаҗәеп дөньясын ачканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Фото: Кайбицы-информ
Нет комментариев