Тукай районының Мәләкәс авылындагы «Яшьлек» хореография коллективы Бөтенроссия конкурс-фестивалендә зур уңышларга иреште.
«В вихре танца» исемле бу фестивальнең максаты - хореография сәнгатен үстерү, талантлы коллективларны һәм аерым башкаручыларны ачыклау..Чарада «Яшьлек коллективының кече, урта һәм өлкән төркемнәре катнашты.
Кече төркем «Колыбельная» биюе белән, урта төркем «Ах, вы сени» биюе белән, ә өлкән төркем «Пойду плясать» биюе белән беренче дәрәҗә дипломнарын алды. Бу уңышлар коллективның тырышлыгы һәм осталыгы турында сөйли.
Иң зур шатлык өлкән төркемнең керәшеннәрнең «Суда» биюе белән финалга чыгуы булды. Алар 1 нче дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булдылар!
«Яшьлек» коллективын һәм җитәкче Солдатова Татьяна Павловнаны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең уңышларыгыз безне горурландыра! Молодцы!
Нет комментариев