Мәләкәстә волонтерлар өчен концерт куйдылар
Тукай районының Мәләкәс авылында хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән, «Надежда» волонтерлар отряды членнарына концерт әзерләделәр.
Концертта «Питрау» балалар фольклор коллективы һәм Андрей Казанцев үзләренең якты концерт номерларын бүләк иткәннәр.
«Яшь артистларның концерты бик күп уңай хис-тойгылар уятты, һәр номер көчле алкышлар белән озатылды. Волонтерлар үсеп килүче буын өчен үрнәк. Безнең егетләргә ярдәм итү өчен вакытларын һәм көчләрен биреп, читтә калмаулары өчен рәхмәт аларга», – диләр Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Балаларның чыгышлары аларның иҗади сәләтләрен генә түгел, ә кешелеклелекләрен, башкаларга карата булган җылы мөнәсәбәтләрен дә күрсәтә. Бу концерт озак вакытлар волонтерларның хәтерендә калыр, аларга яңа көч һәм дәрт бирер, киләчәктә дә игелекле эшләр башкарырга рухландырыр.

Фотолар Мәләкәс авылы мәдәният хезмәткәрләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев