Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәстә авыл көне үткәргәннәр

Тукай районының Мәләкәс авылында зур бәйрәм оештырылган.

Җәй җитү белән авыллар яңа тормыш белән яши башлый: төрле җыеннар бер-берсен алыштырып тора. Календарь, йола-гадәтләргә бәйле, дини бәйрәмнәр арасында Авыл көне дә аерым урын алып тора. Бу көнне һәр авыл үзенчәлекле итеп уздырырга тырыша.

 

 

 

Тукай районының Мәләкәс авылы да читтә калмаган. Анда авыл көне бик күңелле һәм шаулап узган. Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева әйтүенчә, бәйрәм дәртле биюләр, моңлы җырлар һәм күтәренке кәеф белән истә калган. Авыл халкы да, кунаклар да төрле конкурсларда катнашып, чын мәгънәсендә бәйрәм атмосферасына чумганнар.

 

 

 

“Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – авыл уңганнарын хөрмәтләү булды. Озак еллар дәвамында авыл үсешенә зур өлеш керткән ветераннар, авылдашлар сәхнәгә чакырылды. Аларга рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләк тапшырылды. Аларның хезмәте, тырышлыгы яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Бәйрәм концерт программасы да бик бай эчтәлекле булды. Җирле үзешчән сәнгать коллективлары тамашачыларны моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән озатылды”, – диде Марина Михайловна.

 

Бәйрәм мәйданында төрле күргәзмәләр дә оештырылган. Анда авыл осталарының кул эшләре, уңышлары күрсәтелгән. Һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапкан, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләгән, анда алар төрле уеннарда катнашып, күңел ачканнар.

«Бәйрәмдә СВОга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. 50 ел бергә яшәгән парларны котладылар. Уеннар белән янәшә концерт барды. Анда Георгий Ибушев, Галина, Казанцева, Вадим Захаров, Татьяна Ефремова, Айдар Галимов, Мөнир Рахмаев катнашты. Бәйрәмне Ильмир Ямалов бик оста алып барды», – дип  тә өстәде Марина Казанцева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев