Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәләкәс уенчылар командасы җиңүче булды

Тукай районында «Брейн-ринг» дигән мавыктыргыч уен узды.

Тукай районы Яшьләр үзәгендә үткән "Брейн-ринг" дигән мавыктыргыч уенында өч авыл җирлегенең: Мәләкәс, Түбән Суыксу һәм Яңа Троицк командалары көч сынашты.

Турнирның җиңүчесе булып Мәләкәс авыл җирлегеннән килгән команда танылды.

«Ул интеллектуаль көрәштә иң яхшы белемнәрен һәм реакция тизлеген күрсәтте. Турнирның һәр этабында да алар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр, катлаулы сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирделәр, хәтта көтелмәгән ситуацияләрдә дә югалып калмадылар. Бу җиңү аларның тырышлыгы, бердәмлеге һәм интеллектуаль потенциалының ачык дәлиле булды. Мәләкәс авыл җирлеге командасының бу казанышы башкалар өчен дә яхшы үрнәк булып торачак, һәм киләчәктә дә аларның уңышлы чыгышларын көтеп калабыз», – дип сөйләделәр Мәләкәснең мәдәният хезмәткәрләре.


(Фото: "Якты юл" газетасы редакциясе архивыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев