Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Мәләкәс, Керәшен Сәрдәсе авылы халкы да үз-йолаларның асылын ачып бирергә тырыша

Рождество бәйрәменнән алып Качмануга кадәр, Изге кичләр дип атала. Борынгы заманнардан бирле бу чорда керәшеннәрдә багулар, фал ачулар һәм изге теләкләр әйтү гадәте булган.

Һәр төбәк үзләрендә уздырыла торган бәйрәм-йолаларның асылын ачып бирергә тырыша.

Кышкы бәйрәмнәрнең тылсымлы көннәрендә Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында да «Бер бәйрәм кичендә» дигән утырмага җыелганнар.

«Катнашучылар үзләренең балачагы белән бәйле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Киләчәккә багулар булды, үз язмышларын белделәр һәм яшерен сорауларга җаваплар таптылар. Аулак өйдә утыруыбыз пироглар белән бәйрәмчә чәй эчү белән дәвам итте», — дип яздылар мәләкәслеләр.

Йөзек салу – күңелле, матур йолаларның берсе. Ел саен Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә, керәшен халкының милли йола-гадәтләренең берсе — «Җөзек салу» оештырыла.

«Быел да әлеге кичәгә авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җыелды. Кемдер уенда катнашты, ә кемдер читтән күзәтеп, өйрәнеп торды. «Станок», «Бармак басыш» уеннарын да уйнадык. Биюләр, җырулар да җырлашып утырдык»,— дип яздылар  мәдәният йортыннан.

Фотолар мәдәният йортларыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев