Мәләкәс авылы мәдәният йортында волонтерлык эшләре туктап тормый
Тукай районындагы авылларда волонтерлар отряды махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үлән чәйләре әзерли, блиндаж шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр.
Күптән түгел үтеп киткән волонтерлар көнендә Мәләкәс мәдәният йортында бик җылы очрашу кичәсе оештырганнар.Очрашуда Иске Җирекле һәм Мәләкәс авыллары волонтерлары катнашкан.
Мәләкәснең волонтерлар отряды махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үлән чәйләре әзерли, блиндаж шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәм туплыйлар. Иске Җирекледә маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльлләнәләр.
«Кунакка килгән Иске Җирекле волонтерлары матур җыр-биюләре белән сөендерделәр. Алар үзләре иҗат иткән җырларны да башкардылар, шигырьләр укыдылар. Очрашуда катнашучылар үзләренең волонтерлык эшендәге шәхси хикәяләре белән уртаклаштылар, үзләренең ирекле эшчәнлекләрендәге иң истәлекле мизгелләре турында сөйләделәр», – дип хәбәр иттеләр Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев