Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак

2026-2030 елларга исәпләнгән Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасы кысасында, республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак.

Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.

Киләсе уку елыннан республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак. Программа 3,5 мең баланы колачлаячак дип фаразлана» — диде министр.

Аның әйтүенчә, ясалма фәһемгә 5 нче сыйныфтан башлап укыта башлаячаклар.

«5-6 сыйныфларда белем алучылар нейрочельтәрләр белән эшләргә — текстлар язарга, сурәтләр ясарга, презентацияләр эшләргә өйрәнәчәк. 7 сыйныфтан башлап укучылар ясалма фәһемгә нигезләнгән программалар төзеячәк», — диде Илья Начвин.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев