Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Максим Красновка «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде

Максим Михайловичка бу мактаулы исемне Чистай район советының киңәйтелгән утырышында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Максим Михайлович «Алексеевскдорстрой» акционерлык җәмгыятенең Чистай участогы начальнигы булып эшли. Мактаулы исемгә ул республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлеше, күп еллар двамындагы тырыш хезмәте өчен ия булды. 

Максим Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлап, 2004 елны Чистай юл төзелеше оешмасына кайта. Юл мастеры булып эшли башлап, участок җитәкчесенә кадәр күтәрелә. Кул астындагыларга гына түгел, беренче чиратта үз-үзенә дә таләпчән булган гадел җитәкче эшне оста оештыра. Кешелеклелеге нәтиҗәсендә үз участогында эшләүчеләр ихтирамын яулый. Юл төзелешен үстерүгә куйган тырышлыгын югарыдагылар да күрә, аңа 2024 елда Россия транспорт министрлыгының Рәхмәте белдерелә.

— Юл төзелеше тармагындагыларның эш нәтиҗәсе һәрдаим халык күз алдында бит. Шуңа да улымның вакыты эштә, юлларда үтә. Кышын атна саен ял итсәләр, җәйгелектә ялны сирәк күрәләр. Хәзерге вакытта Казан-Оренбург автомобиль юлын техника йөрүдә тоткарлык булмаслык итеп карап, төзек тоталар. Җәйгелектә юл төзелешендә эшлиләр. Узган ел Спас районында юл төзеделәр. Быел Чирмешән-Әлмәт юлында эшләячәкләр, — дип сөйләде Максимның әнисе Нина Герасимовна. 

Улының хезмәте нечкәлекләрен белүе гаҗәп түгел, чөнки Нина Краснова Чистайның «Рельеф» фирмасында баш бухгалтер булып эшли. Аның юл төзелеше тармагындагы хезмәт стажы өч дистә елга якын. Димәк, Максим Красновны үз гаиләләре династиясен дәвам итүче дип әйтергә була. 
Максим шәһәр егете булса да, өлкән Красновлар шушы Чистай районының керәшен авылларында туып-үскән. Нина — Керәшен Наратлысы (кызганыч, ул авыл юк инде), ә мәрхүм ире Михаил Чуваш Ялтан керәшене булган. Нина Герасимовна әйтүенчә, Керәшен Наратлысыннан иң соңгы булып, 2010 елны Анатолий Прокопьевлар гаиләсе күченгән. 

Бүгенге көндә Максим Михайлович — әнисе Нинаның, банкта эшләүче бертуганы Натальяның горурлыгы. Институтның икенче курсында укыганда өйләнешкән хатыны Светлананың — ышанычлы терәге. Республика балалар клиник дәваханәсендә эшләүче кызы Кристина, 6нчы класста укучы улы Елисей өчен — дөньядагы иң яхшы әти. Ул яктагы юлларның сикәлтәсез, тигез булганы өчен машиналарда җилдерүчеләр дә рәхмәтледер «Алексеевскдорстрой»ның Чистай участогы уңганнарына һәм аларның җитәкчеләре Максим Красновка. Юл төзелешендә эшләүче Максим Красновның һәм хезмәткәрләренең, кем әйтмешли, үз юлларына да бәхет яусын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев