Май бәйрәмнәрендә урманга якын торган торак пункт, бакчалар контрольгә алыначак
Татарстанның 122 авылында, 76 бакчачылык ширкәте шашлык пешерергә ярамаячак. Бу хакта хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбәр иткәнчә, янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта Бу урыннарда учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый.
— Чүпне биналардан — 50 метр, ылыслы агачлардан — 100, яфраклы агачлардан 30 метр читтәрәк тирәнлеге 30 сантиметрлы чокырда ягарга була. Әмма шунысы да бар: бу урыннан 10 метр арада коры үлән булмаска тиеш. Яндырганнан соң учакка ком сибәргә яки су белән сүндерергә кирәк. Әгәр тирән металл савытта яндырасыз икән, биналардан — 25 метр, ылыслы агачлардан — 50, яфраклы агачлардан 15 метр читкә китәргә кирәк. Йорт янында мангалда ризык әзерләсәгез, 5 метр читкә китәргә, савыт янындагы 2 метр ара чүп-чардан чистартылырга тиеш. Алдан әйтелгәнчә, урманга якын урнашкан җирлекләрдә бөтенләй ут ягарга ярамый. Сак булсак иде, – дип сөйләгән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев