Лидия Пасыева әдәби марафонда «Туганайлар»да басылган Луиза Янсуарның романын укый
«Туганайлар» газетасында шагыйрә, язучы Луиза Янсуарның «Минем чәчем җиде толым» дип исемләнгән яңа романын бастыра башладык. Газета укучыбыз Лидия Пасыева әлеге романнан өзекләрне «Әдәби марафон»да биреп бара.
Луиза Янсуар "Минем чәчем җиде толым" дип исемләнгән яңа роман язган, марафончы дуслар. Ул "Туганайлар" газетасында басыла да башлады. Шундый кызык башланды, белсәгез! Тизрәк тулысын укыйсы килә. Өзеген генә укып карагыз әле: «Мин туарга бер ел кала, 1980 елның җәендә, Янсуарда өр-яңа клуб сала башлаганнар. Көтмәгәндә-уйламаганда, казыганда төзүчеләр борынгы каберлекләргә юлыккан. Авыл уртасында зират табылу турындагы шаккаткыч хәбәр югарыдагы түрәләргә кадәр барып ирешкән. Тикшерү өчен комиссия төзелгән.
Төзелеш эшләрен алып барган Рәүф Халитов дигән абый тарихчы булып чыккан. Ул, кичекмәстән, төзелешне туктатып торып, археологик казу эшләре оештырырга кирәк, дигән. Шулай иткәннәр дә»…
Бу, дөресен генә әйткәндә, әдәби әсәргә дә ошамаган... Укырга моны, "Туганайлар" газетасын табып, срочно укырга! – дип, марафонның беренче көнендә язган Лидия Пасыева.


Лидия Семеновна марафонның калган көннәрендә дә «Туганайлар»да басылган әлеге әсәрнең дәвамын укырга планлаштыра. Әлеге романның дәвамы «Туганайлар» газетасында даими бирелеп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев