Лиана Самойлова «Дөнья энҗеләре»ндә Россия данын яклаячак
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, Тукай районының Мәләкәс авылы кызы Лиана Самойлова – халыкара «Дөнья энҗеләре» матурлык конкурсы финалисты.
«Дөнья энҗеләре» — төрле илләрдән килеп, Казанда белем алучы студентлар арасындагы чибәрлек һәм талант конкурсы. Конкурс Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәрнең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Анда Казанның югары уку йортларында укучы студентлар катнаша.
Сайлап алу турларыннан соң, студентларның 15кә якыны финалга узды. Алар арасында керәшен кызы Лиана Самойлова да бар. 9 июнь көнне Казанның Ленино мәдәният йортында конкурсның финалы узачак. Финалда кызларны 4 сынау көтә: визитка (экранда видеоформатта таныштыру); милли костюмнардан дефиле; интеллектуаль тур; иҗат номеры.
Бу конкурста керәшен культурасын күрсәтүче Лиана Россия данын яклаячак. Лиана — иң актив керәшен яшьләренең берсе. Ул Казан дәүләт федераль университетында, магистратурада укый, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев