Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Лиана Самойлова – «Дөнья энҗеләре» конкурсы финалисты

Тукай районының Мәләкәс авылы кызы, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, Я. Емельянов мәдәни үзәк хезмәткәре Лиана САМОЙЛОВА — халыкара «Дөнья энҗеләре» матурлык конкурсының финалисты.

«Дөнья энҗеләре» — төрле илләрдән килеп, Казанда белем алучы студентлар арасындагы чибәрлек һәм талант конкурсы. Конкурс Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәрнең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Анда Казанның югары уку йортларында укучы студентлар катнаша ала. 

Быел конкурска студентлардан (Болгария, Ангола, Бруней-Даруссалам, Конго, Камерун, Эквадор, Иран, Һиндстан, Нигерия һәм башкалар) барлыгы 50дән артык гариза килгән. Сайлап алу этабыннан соң, 16 кыз финалга узды. Алар һәркайсы үз иленең мәдәниятен күрсәтте. Ә Россияне безнең Лиана тәкъдим итәчәк. Лиана — иң актив керәшен яшьләренең берсе. Ул Казан дәүләт федераль университетында, магистратурада укый. 

— Конкурста катнашу уем күптән бар иде. Быел соңгы курста укыйм. Шуңа күрә читтә калмаска булдым. 19 апрельдәге сайлап алу турында үзебез белән таныштырдык, иҗади чыгыш күрсәттек. Мин гөсләдә уйнап, 2021 елда экспедициядә язып алынган керәшен җыруын башкардым, — дип сөйләде Лиана.

Фото Лиана Самойлованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев