Лиана Николаева: «Яңа ел – иң изге теләкләр кабул була торган сихри вакыт»
Кечкенә чакларында Кыш бабайга бер генә тапкыр булса да хат язмаган кеше юктыр. Киров шәһәре медицина университеты студенты Лиана Николаева да Кыш бабайдан бүләк сораган.
– Яңа ел – могҗизалар чоры, иң изге теләкләр кабул була торган сихри вакыт. Шуңа күрә, 2026 елда Кыш бабайның, беренче чиратта, ныклы сәламәтлек, муллык һәм бәхет бирүен теләр идем. Һичшиксез, укуда да зур уңышларга ирешүебезне сорар идем. Медицина юнәлешендә белем алуымны истә тотып, бу хыялым чынга ашар дип ышанам (көлә). Барыбызга да ныклы сәламәтлек телим, чөнки сәламәтлек — бар байлыкның нигезе.
Элек Кыш Бабайдан нинди кызыклы бүләкләр сораган идем икән дип уйланып куйдым. Кечкенә вакытымда мин рәсем ясарга җан ата идем. Шулай ук, машиналар белән дә кызыксындым. Кыз балалар, гадәттә, курчаклар белән яки ашарга пешереп уйнарга ярата. Ә мин, малайлар кебек, машиналар белән уйный идем. Кыш бабайга язган хатларымда да, я рәсем ясау өчен буяулар, я махсус альбомнар һәм башка кирәк-ярак сорап яза идем. Ләкин бүгенге көндә рәсем сәнгате белән шөгыльләнергә вакыт табу кыен…
Әмма машиналарга булган мәхәббәтем һич кенә дә сүрелмәде, ул йөрәгемдә саклана. Әгәр Кыш Бабай чынлап та булса һәм бер теләгемне үтәсә, мин, һичшиксез, шәп кенә бер «BMW» сорар идем (көлә). Кыз кешенең машиналарга шулкадәр мавыгуы кайберәүләргә сәер тоелыр да бәлки. Ләкин шулай да, бу кадерле хыялымны чынга ашыруга омтылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев