Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йортыннан «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар.
Анда «Сүрәкә» керәшен халык фольклор коллективы (җитәкчесе Г.С.Шишкина) һәм Зинаида Кондеева катнаштылар. Аларның чыгышлары жюри һәм тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә, барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Ә Зинаида Кондеева, үзенең таланты һәм тырышлыгы белән, I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
«Ленино авылының талантлы ветераннарын котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Аларның чыгышлары безнең районда мәдәни тормышны баета һәм өлкән буынның активлыгын күрсәтә», – диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Галина Шишкина фотосы
Нет комментариев