Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ленинода махсус хәрби операциядәгеләргә токмач кистеләр

Яңа Чишмә районының Ленино авылы мәдәният йортында чын мәгънәсендә җанлы инициатива тормышка ашты: җирле халык махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен үз куллары белән токмач кисте.

Бу –  гади генә ризык түгел, авыл халкының алгы сызыктагы егетләргә юлларга теләгән өй җылысы.

«Авыл кешеләре бу эшкә зур игътибар һәм җылылык белән карадылар: берәүләр токмач кисүдә турыдан-туры катнашса, икенчеләре азык-төлек белән ярдәм итте –  он һәм күкәй алып килделәр. Һәркемнең өлеше мөһим. Безнең егетләр өчен кайнар аш, туган йорттан еракта сагынып көтү билгесе. Токмач өчен барлыгы 80 күкәй кулланылды –  кешеләр бу акциягә хезмәт һәм бик күп ихлас теләкләрен салдылар», – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Светлана Юрьевна бу изге эштә катнашырга вакыт һәм көч тапкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерә. Бу токмач егетләребезнең тәннәрен генә түгел, йөрәкләрен дә җылытсын!

С. Питеркина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев