Ленино авылында Изге чишмәне чистартылып, тирә-ягы тәртипкә китерелде
Яңа Чишмә районының Ленино авылында изге Димитрий Солунский хөрмәтенә аруландырылган бу чишмә янын әледән-әле җыештырып, чистартып торалар.
Бу юлы да авылның җәмәгать эшендә катнашучы иң уңган кешеләре, эш кораллары алып, чишмә янына килгәннәр.
Алар чишмәгә төшә торган баскычның култыксаларын рәтләгәннәр. Янәшәдәге агачларның су алырга, ял итәргә килүчеләргә комачаулык тудыра торган корыган иске ботакларны кискәннәр. Чишмәнең тирә-ягындагы чүп-чарны җыйганнар.
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркино әйтүенчә, Ленинода үз йортлары турысын, авыл урамнарын тәртиптә тотучы, Изге чишәмәгә юлны онытмаучы тырыш кешеләр яши. Көндәлек авыл тормышындагы барлык эшләрдә дә халыкның үзенә һәрчак ярдәм итүен әйтте җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев