Легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театры сәхнәсенә кабат кайтты
Кичә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә берничә буын яратып караган, легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасы (ябык предпоказ) булды.
Әйе, ул кабат сәхнәгә кайтты! Бик көттереп, сагындырып.
Театрга атлыйм. Көне салкын, җилле. Аңа карамастан, үземә эссе, йөрәгем дөп-дөп тибә. Бик дулкынланам. Үзем сәхнәгә чыгып уйнарга җыенаммени?! Кечкенәдән үк әти-әни белән бик күп тапкыр телевизордан караган спектакльнең яңа, заманча сулыш бөркелгәнен күрергә барам.
Театрга үтәм. Фоейда фотозона каршы ала — зәвык белән эшләнгән авыл капкасы, ат арбасы, ә ул арба тау булып Әлмәндәр алмасы белән өелгән. Ул алмаларның исеее! Яңа гына җәйге бакчадан өзеп алып тутырганнармени!
Спектакль башланганчы «Әлдермештән Әлмәндәр»дә Искәндәр (Әлмәндәр бабайның улы) ролен башкаручы Татарстанның халык артисты, карендәшебез Олег Фазылҗанов янына керәм. Ул инде «при параде». Тиз генә 1-2 сорау бирергә җитешәм:
— Олег Фарукович, спектакль башланыр алдыннан күңел халәтегез?
— Бүген беренче тапкыр спектаклебезне тамашычыга тәкъдим итәбез. Санаулы минутлар калып бара. Аллага тапшырдык. Каушау бар да, юк та кебек. Каядыр очып йөргән кебек хис итәбез үзебезне. Игелекле, матур, халык ярата торган әсәр булып бик күп елларга сузылсын иде әле. Беренче спектакльдәге артистлар кебек безне дә яратып калсыннар иде тамашачыларыбыз, чөнки Шәүкәт абый, Ирек абый, Нәҗибә апа, Равил абый безнең алтын баганаларыбыз. Без дә алардан кимен куймыйча гына, халык күңеленә матур итеп кереп калырлык, яратулы һәм озын гомерле әсәр булсын.
— Борчылу хисе көчлерәкме, әллә инде шатлыкмы?
— Борчылу һәм шатлык хисләре икесе бергәдер алар. Шушы спектакльдә уйнавың белән шатлансаң, ә борчылу хисе — ул шушындый артистлардан соң безне халык кабул итәрме, үзенеке итә алырмы... Без — артистлар спектакльне карамаган кешеләрнең бүгенге спектакльне яратачагын беләбез, караганнарга, ничек кенә теләсәләр дә, барыбер ниндидер төер булачак ул. Һәрбер артист үзенчә булуы белән яхшы... Һәрбер авылда Әлмәндәрне куялар, бар җиренә җиткереп кабатлап чыгалар, аларны яраталар да, ләкин безгә ул килешми.

Театр залы шыгрым тулы иде — 800 тамашачы. Спектакльне караучылар арасында ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт советының Мактаулы Председателе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин да бар иде.
Ниһаять, калын пәрдәләр ачылды һәм тамашачы каршында Әлмәндәр картның үзе кебек кояш нурына күмелгән йорты пәйдә булды. И, монда әле һаман да агач ышкыла, чүкеч тавышы ишетелә икән.
Әлмәндәр ролен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин; Әҗәл — Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов; Искәндәр — Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов; Евстегней — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев; Хәмдебану — Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина уйнады.
Әлмәндәр ролен башкаручы Рамил Төхвәтуллин алган да каплаган инде Шәүкәт абыйны — шундый ук чая елмаючы күзләр, мөлаем йөз, җиңел хәрәкәт. Рамил һәм Илсөя Төхфәтуллиннарның «Зәңгәр шәл»дә башланган мәхәббәтеннән соң монда да бу матур парны бергә күрү бик сөендерде.

Әҗәл. Монда аерым тукталмый булмас. Спектакль кабаттан сәхнәләштерелә дигәч, кем кайсы рольне уйнар һәм Әҗәл нинди кыяфәттә булыр икән дигән идем. Әҗәл бик модный, современный булып чыкты. Ул рольне үз вакытында башкарган Равил Шәрәфиевнең Әҗәле стиленнән, хәтта тавышсыз көлүеннән берни дә калмаган, ләкин Эмиль Талиповның эксклюзив уйнавы яңа Әҗәлгә гашыйк иттерде.

Әлмәндәр бабайның улы Искәндәр ай, шәп. Үзебезнең яраткан Олег дәдәебез булгач икеләтә аның чыгуын көттем. Миңа калса, ул рольне аннан кала беркем дә болай охшатып та, шул ук вакытта үзенчә дә уйный алмас иде. Сәхнәдә уйнавы да, моңлы тавышы да яраттырды кабат!
Балачагыма кайттым. Әти-әниле чакка, бер кулын сугышта өздереп кайткан күрше бабайның алма бакчасында алма җыйган, сары буяуга буялган идәннән атлап кереп, бал белән кайнар чәй эчкән вакытка. Рәхәт, беркайчан да кире кайтмаслык вакытка... Күзләремнән яшьләр ургылып акты. Әйтеп, аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек тә, моңсу да булды.
«Әлдермештән Әлмәндәр»нең яңа куелышы бик уңышлы булды. Шикләр юкка чыкты, ә алар бит бар иде.
Шушы спектакльне сәхнәгә чыгаруга кагылышы булган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Минем өчен мондый шәхесләр белән бер чорда яшәү, аларны күрү, алкышларга күмә алу — бу бик зур бәхет.

Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев