Ләкедән Раиса һәм Александр Подваловлар: «Тормыш башлаганнан бирле маллар тотабыз»
Сарман районының Ләке авылнда яшәүче Подваловлар гаилә күпләп мал асраучылар рәтендә. Аларның бүгенгесе көндә 5 сыер, 2 үгез, 3 бозаулары бар.
Алар 1987 елны гаилә корып яши башлыйлар. Дружба авылында туып-үсеп, Ләкегә килен булып төшкән Раиса төрле җирләрдә: экономист, доярка булып эшләгән, соңрак, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне караган. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ә Александр озак еллардан бирле механизатор хезмәтенә тугры калып, бүгенге көндә дә шунда эшли. Алай гына түгел, ирекле янгын сүндерү оешмасы буенча да җаваплылык авылның иң актив егетләреннән берсе Александр өстендә, «Валерий Никитин белән бергәләп эшлибез, авылда төрле хәлләр була. Машина һәрвакыт әзер, карап торабыз», — ди ул.
Раиса белән Александр өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары үсеп килә.
«Без инде тормыш башлаганнан бирле маллар тотабыз. Авыл җирендә яшәүне шунсыз күз алдына да китереп булмый. 2016 елны 5 сыерга 200 мең субсидия алып, сыерларны арттырдык. Бүгенгесе көндә 5 сыер, 2 үгез, 3 бозау бар. Сөттән — каймагын, эремчеген, маен ясыйбыз. Аларны сатып алучылар бар. Сөтне килеп җыючыларга да 37 сумнан тапшырабыз. Азык булдыруда агрофирманың ярдәме зур. Фуражны сатып алсак та, хезмәтебез үзен аклый. Көтү бар, андый мөмкинлек булдырулары өчен авыл җирлеге җитәкчеләренә рәхмәт. Үзебез яшь чакта аңлап җиткезмәгәнбез, авылда яшәү бик күп көч, зур тырышлык таләп итә. Шулай да, балаларның авылда каласылары килсә, без каршы төшмибез. Тик, яшьләр калмый, авыллар картая, яшәүчеләр азая», — дип сөйләп үттеләр алар.
Подваловларның үзләре җиткезгән зур йортларында яшәү өчен барлык уңайлылыклар да булдырылган. Зур бакчалары, тирә-якта үскән чәчәкләр, капка башында оялаган карлыгачлар — биредә киң күңелле, тату, уңган гаилә яшәвен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев