Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләкедә тормыш гөрли

Сарман районының керәшен авыллары – Ләке, Дружба һәм Түбән Чыршылы – бер-берсенә бик якын урнашкан. Анда яшәүче халык бер гаилә кебек, дус-тату гомер итә, аралашып, бер-берсенә булышып яшиләр

Бу якның табигате күз явын алырлык. Авылларны урталай кисеп аккан Игәнә елгасы, чыршылы һәм катнаш урманнар, киң болыннар – барысы да күңелне иркәли, сокландыра. Ирле-хатынлы Антоновлар безне авыл тормышы белән таныштырды. Юрий Григорьевич Ләке авыл җирлеге башлыгы булса, Римма Валентиновна мәдәният йортын җитәкли. Алар безгә авылның һәрбер почмагын күрсәттеләр, халыкның көнкүреше, йола-гадәтләре белән таныштырдылар.

«Ләке авыл җирлеге — ул Сәвекле фермасы посёлогы, Дружба һәм Языкау авылларын берләштергән бердәм территория. Җирлек башлыгы булып ике елдан артык эшлим. Дүрт авылга, халык саны 356. Шуларның 173е хезмәткә яраклы яшьтә, 150се пенсионерлар, ә калганы, безнең киләчәгебез — балалар. Дружба авылында 52 кеше 23 хуҗалыкта гомер кичерә. Ләке авылында исә, 292 кеше теркәлгән, алар 175 хуҗалыкны тутырып тора. Кызганычка, узган елда авылыбызда балалар тумады, ә быел бер сабый дөньяга аваз салды», — дип сөйләде Юрий Антонов. 

Дини тормыш, иман йорты 

Ләкедә тормыш гөрли. Авыл халкы өчен барлык кирәкле уңайлыклар да тудырылган: мәктәп, балалар бакчасы эшли. Музей, китапханә, мәдәният йорты халыкка хезмәт итә. Фельдшер-акушерлык пункты бар, хәтта аның өчен яңа бина да төзелеп килә. Әлбәттә, дини тормыш та онытылмаган — Ләкедә Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве бар. Аның настоятеле — протоиерей Александр Расторгуев. 12 июль — авылның престол бәйрәме — Питрау.

«Чиркәүдә атнага бер келәү уза. Анда тирә-як авыллардан да килүчеләр шактый. Бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында халык күп җыела. Чиркәү карамагында воскресная школа (Атна көн мәктәбе) эшли. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю да оештырылган. Чиркәү каршында эшли торган «Хәйрия склады» ярдәме белән мобилизацияләнгән егетләргә эчке киемнәр тегәбез, чәй киптерәбез. Авылдашлар акчалата, буш калай банкалар җыюда, парафин сатып алуда, шәмнәр ясауда һәм үлән чәйләре җыюда ярдәм итте», — дип сөйләде Сарман районы буенча чиркәү хәйриячелеге һәм социаль эш буенча благочинный ярдәмчесе Лидия Карпова.

Лидия Алексеевна чиркәү настоятеленең уң кулы дисәк тә ярыйдыр, Ирина Галимҗанова турында да әйтеп үтте.

«Ул безнең храмда церковная лавкада эшли. Храмда бөтен облачениеләрне ул тегә, чиркәүне, тирә-якны тәртиптә тота. Бакчасында чәчәкләр үстерә, бәйрәмдә иконаларны бизи. Просфоралар пешерә. Минем хәйриячелек эшләремдә дә — төп булышчым. Чиркәүдә эшләнә торган эшләр, барысы да отец Александр бәхиллеге белән башкарыла».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев