Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләке укучылары хәрбиләр өчен «Яхшылык чәе» җыйдылар

Сарман районының Ләке мәктәбе укучылары гадәти булмаган акция үткәрделәр.

Укучылар мәктәп бакчасында, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә хуш исле чәй әзерләү өчен карлыган һәм кура җиләге яфраклары җыйдылар. Һәр яфрак – Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә теләгән балаларның кайгырту һәм җылылык кисәкчәсе ул. Педагоглар балаларга яфракларны ничек дөрес җыярга һәм киптерергә, аларның файдалы үзлекләрен саклап калырга кирәклеге турында сөйләделәр.

 

«Укучылар җиләк культураларын үстерүнең нечкәлекләре һәм үзара ярдәмләшүнең әһәмияте турында белделәр. Җыелган чималны озатырга әзерлиләр: аны яхшылап киптерәләр, төреп, гуманитар йөк илткәндә хәрбиләргә тапшыралар. Кечкенә генә өлеш тә әһәмиятле! - диләр акциядә катнашучылар. -  Чәебез аларга туган якларын  хәтерләтер дип ышанабыз».

 Мондый инициативалар балаларда патриотлык тәрбияли, ә төрлечә ярдәм итәргә мөмкин икәнлеген дә күрсәтә. Иң мөһиме – моны чын күңелдән эшләү кирәк. 

 

 

Фотолар:Сарман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев