Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ләке укучылары республикүләм экология бәйгесендә призлы урын алдылар

Бөгелмәдә республикакүләм «Чистые игры» ярышы булды. Ул дәүләткүләм «Экологик иминлек» проектының «Урманнарны саклау» проекты кысасында узды. Анда Сарман районының Ләке мәктәбе укучылары да катнашты.

Татарстаннан килгән 70 команда арасында, Ләке укучылары экология буенча белемнәрен һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Алар чүп-чар җыеп кына калмаганнар, ә катлаулы квестта да катнашканнар: артефактлар эзләгәннәр, табышмаклар чишкәннәр һәм онлайн-статистикада алда барганнар.

«Чистые игры»да 2нче урынны алулары белән, Ләке укучылары үзләренең табигатькә сакчыл мөнәсәбәтләрен дә күрсәткәннәр, аларның тырышлыклары башкалар өчен дә үрнәк.

Бу уңыш — тырышлык, ныклы әзерлек һәм экология өлкәсендә белемнәрен күрсәтә һәм бердәм команданың уртак эш нәтиҗәсе булып тора.  Оештыручылар катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм экологик бурычларны хәл итүгә креатив яктан килүләрен билгеләп үттеләр. «Чистые игры» көннән-көн яшьләрне үзенә күбрәк тарта, һәм бу экология проблемаларына игътибар җәлеп итү, яшь буынны аларны хәл итүгә тартуда менә дигән ысул.

Фото: Ләке авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев