Ләке мәктәбендә кызыклы чара узды
Хәбәрләр

Ләке мәктәбендә кызыклы чара узды

Сарман районының Ләке мәктәбе территориясендә «Татарстанда Кыш» проекты кысаларында «Кышкы уеннар ачык һавада» дип исемләнгән кызыклы чара узган.

Балалар күңелле ярышларда һәм эстафеталарда актив катнаштканнар. Чараның максаты: балаларның сәламәтлеген ныгыту, команда рухын үстерү һәм катнашучылар арасында бәйрәм кәефен тудыру.

«Оештыручылар төрле конкурслар һәм күңел ачулар әзерләделәр, шуның аркасында балалар кышкы табигатьтән ләззәт ала алдылар һәм бөтен уку елына позитив энергия тупладылар. Халык уеннарын да бик теләп уйнадылар балалар», – диде мәктәп директоры Эльмира Дәүләтшина.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев